Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Риза булмасаң, шалтырат

Үзәк хастәханә поликлиникасында табиблар, страховкаланган гражданнар "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе вәкилләре белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар. "Ак Барс-Мед" компаниясенең Чаллыдагы филиалы директоры Брилиант Ризатдинова үз эшчәнлекләре белән таныштырганнан соң, хастаханәләрдәге проблемаларга тукталды. Дарулар, заманча медицина җиһазлары җитмәү өстенә поликлиникалардагы озын чиратлар халыкның үзәгенә үтә. Ә су буе чиратлар...

Үзәк хастәханә поликлиникасында табиблар, страховкаланган гражданнар "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе вәкилләре белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җаваплар алдылар.
"Ак Барс-Мед" компаниясенең Чаллыдагы филиалы директоры Брилиант Ризатдинова үз эшчәнлекләре белән таныштырганнан соң, хастаханәләрдәге проблемаларга тукталды. Дарулар, заманча медицина җиһазлары җитмәү өстенә поликлиникалардагы озын чиратлар халыкның үзәгенә үтә. Ә су буе чиратлар табиблар җитмәү аркасында килеп туа. "Чөнки бер табиб көнгә 15 авыру урынына 40ар кешене кабул итәргә мәжбүр", - ди Брилиант Әнәсовна. Мондый хәлнең безнең район поликлиникасында да бик еш кабатлануы сер түгел.
Компаниянең Чаллы филиалы белгечләренә дәвалау учреждениеләрендә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына контрольлек итү бурычы да йөкләнгән. Иминиятләштерелгәннәрнең хокукларын яклау буенча бүлек начальнигы Резеда Гайнетдинова безнең район хастаханәсендә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын тикшерү буенча үткәрелгән сораштыруның нәтиҗәләре белән таныштырды. Сораштырган райондашларның 63 проценты табибларның хезмәтеннән канәгать. 84е табибларның җылы карашын билгеләп үткән.
Кайберәүләр еш кына медицина хезмәте күрсәтелүдән канәгать булмауларын белдерәләр. Ә күп очракта килеп чыккан аңлашылмаучылыкта авырулар үзләре дә гаепле була. Табиб белән авыру уртак тел табалмаган икән, бүлек яки поликлиника мөдиренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген дә искәрттеләр очрашу барышында. "Мәсәлән, бик еш кына түләүле хезмәтләр буенча сораулар була. Бер мисал: хастаханәдә дәваланганда кайбер даруларны авыру үзе сатып алырга тиеш. Чөнки бу препаратлар хастаханәдә булырга тиешле дарулар исемлегенә кертелмәгән. Шулай ук табиб йөрәк-кан авыруы белән килгән пациентны бөерен тикшертергә УЗИга җибәрергә мөмкин. Бу очракта да УЗИ аның өчен түләүле", - диде поликлиника мөдире Людмила Дереева.
Иминиятләштерү компаниясе белгечләреннән очрашуда катнашучылар күп сорауларга җаваплар алдылар. "Әгәр түләүле хезмәтләр, ташламалы дарулар, медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты буенча сорауларыгыз бар икән, тәүлек буе эшли торган кайнар линиягә 88001000330 телефонына шалтыратыгыз", - дип мөрәҗәгать иттеләр компания белгечләре. Шалтырату бушлай. Бу мөмкинлектән иминиятләштерелгән гражданнар да, табиблар да файдалана ала.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев