Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе азык-төлек сыйфаты буенча "кайнар линия" ача

"Кайнар линия" 1-15 гыйнвар көннәрендә эшли. (Казан, "Татар-информ"). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе азык-төлек сыйфаты һәм куллану вакыты буенча "кайнар линия" ача. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сыйфатсыз һәм куллану вакыты чыккан азык-төлек сатылганда хәбәр итәргә чакыра. Роспотребнадзор озын Яңа ел бәйрәме көннәре алдыннан гражданнарны сыйфатсыз...

"Кайнар линия" 1-15 гыйнвар көннәрендә эшли.

(Казан, "Татар-информ"). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе азык-төлек сыйфаты һәм куллану вакыты буенча "кайнар линия" ача. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сыйфатсыз һәм куллану вакыты чыккан азык-төлек сатылганда хәбәр итәргә чакыра.

Роспотребнадзор озын Яңа ел бәйрәме көннәре алдыннан гражданнарны сыйфатсыз ризык куллануның куркыныч тудыруы хакында кисәтте. Инфекция эләктерүдә күпкомпонентлы салатлар (беренче чиратта, каймак һәм майонез белән эшләнгәннәре), кремлы кондитер эшләнмәләре, шаурма, туралган ит (котлетлар, рулет, паштетлар) һәм башкалар сәбәпче булуы мөмкин.

Начар юылган яшелчә, җиләк-җимештә дә инфекция авырулары, шул исәптән вируслы инфекция китереп чыгара торган микроблар булуы ихтимал.
Бәйрәмне бозмас өчен, әлеге ризыкларны сатып алмаска, ә бер тәүлеклек кенә итеп өйдә әзерләргә киңәш ителә.

Исегезгә төшерәбез: 1 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр "кайнар линия" эшләячәк.

2018 елның 1-8 гыйнварында, шулай ук 13-14 гыйнварда Татарстанда яшәүчеләр 10.00 - 16.00 сәгатьләрдә (843) 238−98−54 телефонына шалтырата алалар.

9-12 гыйнварда һәм 15 гыйнварда "кайнар линия" 10.00-16.00 сәгатьләрдә (843) 273−94−85 телефоны буенча эшли, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев