Сак булыгыз - талпан
Соңгы ике атнада дәвалау учреждениеләренә талпан кадалып 7 кеше мөрәҗәгать иткән, шуның 2се - бала. Пациентларга тиешле профилактик чаралар уздырылган, талпаннар тикшерү өчен Алабуга санэпидемстанциясенә җибәрелгән. Бөҗәкләрнең зарарлы булу-булмавы әлегә билгеле түгел. "Талпан кадалган очракта табибларга мөрәҗәгать итү мәҗбүри", - дип кисәтәләр ак халат ияләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев