Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Сарымсак һәрчак өстәлдә булсын!

Яхшы нәтиҗә бирә

Грипп һәм ОРВИ таралган вакытта суган, сарымсакны көндәлек ризыклар рәтенә кертергә онытмагыз.

Сарымсакны вак кына турап, бүлмәнең берничә урынына куеп чыгу да яхшы нәтиҗә бирә. Бу яшелчәләр салкын тиюдән, грипптан гына түгел, башка авырулардан да профилактика чарасы булып тора.

Аның кеше организмы өчен бик файдалы булуын ата-бабаларыбыз да яхшы белгән. Авырып китмәс өчен ачы суган ашаганнар, ютәл төшсә, бал кушып, сутын эчкәннәр. Чи суганны ваклап, шешкән урынга бәйләгәннәр, пешереп тә ашаганнар.

Суганны күпләп ашасаң, баш мие күзәнәкләре тазара, хәтер яхшыра, чөнки аның составындагы күкерт катнашмалары баш миенең мөһим өлешләренә уңай тәэсир итә. Ә менә сарымсакны көненә бер тырнак ашау да җитә. Ул иммунитетны ныгыта, зарарлы холестеринга каршы көрәшә.

Ашказаны, бавыры авырткан кешеләргә суган, сарымсакны чамасын белеп кенә кулланырга киңәш ителә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев