Сезонлы авырулардан ничек сакланырга
Тулаем алганда, Россиядә А гриппы ешрак күзәтелә
Кышның уртасына җиттек. Кагыйдә буларак, бу чорда сезонлы авырулар баш калкыта. Аларга нинди чирләр керүе, дәвалау һәм профилактика ысуллары турында Әгерҗе районы үзәк хастаханәсе гомуми практика табибы Дмитрий БОГДАНОВ белән сөйләштек.
ГРИПП, ПАРАГРИПП
Вирус характерындагы барлык сезонлы авырулар ОРВИ дип аталган зур төркемгә берләштерелгән. Безнең һәркайсыбызга бер генә тапкыр булса да мондый диагнозны куймый калмаганнардыр. Шуңа күрә бу аббревиатура күпләргә таныш һәм ул кискен респираторлы вируслы инфекция дип укыла.
– Тулаем алганда, Россиядә А гриппы ешрак күзәтелә. Шулай ук В грипплы пациентлар да бар, – ди Дмитрий Богданов. – Районда хәл тотрыклы. ОРВИ белән авыруның 1339 очрагы (шуның 640ы – балалар) ачыкланды. Температуралы пациентлар башта фильтр аша узалар. Анда аларга дәвалау билгеләнә. 3-5 көн эчендә температура төшмәсә, пациент җентекләп тикшерү һәм алга таба дәвалау ысулларын билгеләү өчен терапевтка җибәрелә.
ВИРУС САЛКЫНДА ҮЛӘ
ОРВИ сезоны быел иртәрәк башланды. Гомумән, климат үзгәрү сәбәпле, соңгы елларда грипп декабрь аенда ук килә. Хәзер бездә кышлар кырыс түгел, алар чагыштырмача җылы уза.
– Вируслар түбән температурада үлә. Ә җылы кыш – инфекцияләр таралу өчен иң кулае, – ди доктор.
БИК ЮГАРЫ ТЕМПЕРАТУРА
Кагыйдә буларак, барлык сезонлы авыруларның билгеләре дә бертөрле. Шулай да аерымлыклар да бар. Әйтик, грипп вакытында югары температура, мускулларның авыртуы күзәтелә. Ягъни организмда көчле агулану бара.
Авыруның анык билгеләре күренгән вакытта куркыныч төркемгә кергән авырулардан мазок алынып, тикшерү өчен Чаллыга лабораториягә җибәрелә. Бу төркемгә бер яшькә кадәрге балалар, 65 яшьтән өлкәнрәкләр, йөкле хатын-кызлар һәм шикәр чире белән авыручылар керә.
Коронавирус вакытында 38 градуска кадәрге температура һәм коры ютәл күзәтелә. Эч китүе бар.
– Беренче ел белән чагыштырганда, быел бу чирнең катлаулы очраклары теркәлмәде. Әмма коронавирус – чагыштырмача яңа йогышлы авыру. Әлегә кадәр өйрәнелә, дәвалау ысуллары үзгәртелә, – дип сөйли Дмитрий Михайлович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев