Симптомнарсыз авырганнарга да QR-код бирәләр
Аерым шартлар каралган
Коронавирус билгеләре булмыйча авырганнарга QR-код бирергә мөмкиннәр. Моның өчен ПЦР-тестның уңай нәтиҗә күрсәтүе кирәк. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе Дмитрий Хубезовка сылтама белән, “Интерфакс” шул хакта хәбәр итә.
Депутат билгеләп үткәнчә, антитәнчекләре булганнарга QR-код бирү мәсьәләсе әлегә каралмаган.Аның фикеренчә, моның өчен бердәм тест системасы булдыру кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев