Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Табиб август урталарыннан коронавирус инфекциясен йоктыручыларның артачагын фаразлады

Ничек кенә булмасын, инфекция йоктыручылар артачак

Йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков фикеренчә, август урталарыннан коронавирус инфекциясен йоктыручылар артырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, бу авыруның ни рәвешле узуына һәм хастаханәгә озатылган пациентлар санына бәйле булачак. Бу хакта «Российская газета» яза.

«Ярты ел узып китте, иммунитет кими… Ничек кенә булмасын, инфекция йоктыручылар артачак, бу якынча август уртасыннан һәм көзен күзәтеләчәк», - диде Тимаков.

Эксперт билгеләп үткәнчә, алдагы эпидемиологик вазгыять коронавируска иммунитетның сыйфатына, аның бу чирне кабат йоктырудан саклау-сакламавына, шулай ук вирусның яңа мутацияләре барлыкка килүгә бәйле булачак.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев