Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб ир-атларда һәм хатын-кызларда инсультның аермасы турында сөйләде

Инсультның иң еш күзәтелә торган симптомнары

Инсульт ир-атларда һәм хатын-кызларда бер үк ешлык белән очрый, әмма хатын-кызлар аның белән бераз соңрак авырый, дип яза Татар-информ.

Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече һәм Мәскәү неврологы Федераль баш мие һәм нейротехнология үзәгенең Цереброваскуляр патология һәм инсульт институты директоры Николай Шамаловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне 29 октябрьдә билгеләп үтелә.

«Әгәр дә ир-атлар белән хатын-кызларның уртача яшен карасак, ул хатын-кызларда күбрәк булачак, ягъни хатын-кызлар инсульт белән соңрак авырый», - диде Шамалов «Россия сегодня» медиатөркеме матбугат үзәгендә узган матбугат конференциясендә.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар инсульт белән якынча бер ешлык белән авырый, дип аныклады ул.

Инсультның иң еш күзәтелә торган симптомнары - бер яктагы кулда хәлсезлек, йөз асимметриясе, сөйләм бозылу, дип аңлатты белгеч. Шул ук вакытта, әгәр пациентның бу симптомнарның берсе булса да, ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга кирәк, диде Шамалов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев