Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Табиб коронавирус еш йога торган урыннарны атады

Авыручыларның 11 проценты - эш урыннарында ковид йоктырган

Свердловск өлкәсенең баш санитар табибы Дмитрий Козловских ковидның кеше күп булган урыннарда еш йогуы турында сөйләгән.

«Кешеләрнең күпчелеге сәфәрләрдә, кеше күп булган урыннарда яисә күптән күрешмәгән танышлары белән очрашканда ковидны ешрак йоктыра», — дип сөйләгән табиб РИА Новости агентлыгына.

«Авыручыларның 11 проценты - эш урыннарында, 10 проценты гаилә әгъзаларыннан ковид йоктырган. Күпчелек кеше үзенең гадәти урынын алмаштырганда ковид эләктерә. Мисал өчен, башка шәһәргә бару, озак күрешмәгән дуслар һәм танышлар белән очрашу, кеше күп булган урыннарда булу», — дигән табиб.

Аның сүзләренчә, коронавирус йоктыруны вакцинация ясатып киметеп була. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев