Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Табиб сулыш алу кыенлашуның куркынычы турында кисәтте

Александр Мясников тыныч вакытта һәм төнлә һава җитмәү хисе йөрәк җитешсезлеге билгесе булуын әйтте

Сәламәт кешедә сулыш алу кыенлашу, тын кысылу гадәти күренеш булырга мөмкин, әмма кайберәүләр өчен ул җитди авыруларның билгесе булып тора.

«Россия 1» каналы эфирында табиб һәм телевидение алып баручысы Александр Мясников сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, тыныч вакытта һәм төнлә һава җитмәү хисе йөрәк җитешсезлеге турында сөйли. Кайчакта кискен барлыкка килгән тын кысылу инфаркт, үпкә артериясенең тромбоэмболиясе яки бронхоспазм турында сигнал бирә.

Паника вакытында, чыннан да, сулыш белән проблема була, әмма бу сәламәтлеккә җитди зыян китерми. Моннан тыш, тын кысылу куркынычы кешенең яшәү рәвешенә бәйле, диде табиб.

«Күп хәрәкәт итүче актив кешедә тын бетү — ул бер нәрсә. Ә утыра торган яшәү рәвеше алып баручының хәрәкәт иткәндә тыны кысыла башлау — икенче әйбер. Күпме вакыттан хәл нормальләшә дигән сорау туа. Бер минуттан — ул бер әйбер, ә биш минуттан артык вакыт узгач — икенче әйбер», — диде табиб.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев