Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Тән кычыту нинди авыру турында кисәтә?

Бу – бавырга май утыру турында кисәтү булырга мөмкин

Кич һәм төнлә тән кычытса, бигрәк тә уч төпләре һәм табаннар кычытса, бу – бавырга май утыру турында кисәтү булырга мөмкин. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

НАЖБП (бавырдагы алкогольсез май авыруы) – кайбер очраклар өчен гомуми термин, авыру очраклары симерү кризисы аркасында арта. Бу авыру белән бәйле иң зур проблема – аны иртә стадиядә ачыклау.

НАЖБПның классик симптомнары – эч авырту һәм эчнең өске өлеше кабарган кебек тоелу. Авыру булганда, тән кычыту гадәттә кич һәм төнлә көчәя. Кайбер кешеләрнең билгеле бер тән өлешләре, мәсәлән, аяк табаннары яки учлары кычыта. Әлегә галимнәр НАЖБП булганда кычынуның сәбәбен ачыклый алмаган, әмма, тире астында үт кислотасы тозлары җыелу моңа сәбәп булырга мөмкин, дигән версия бар.

Бавырда май авыруы килеп чыгуның төп факторлары булып симерү һәм тән авырлыгы арту санала.

Чыганак: Интертат

Фото: freepik.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев