Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстан коронавируска бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә

Хөкүмәт карары 24 июньнән соң чыгуы көтелә

Якын арада Татарстан коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчеш мөмкинлеген федераль хезмәт белән килештердек. Хәзер чикләү чараларын өлешчә бетерү мәсьәләсе карала. Татарстан Министрлар Кабинетының бу хакта карары чыгачак», — диде Авдонина.

Аның сүзләренчә, Хөкүмәт карары 24 июньнән соң чыгуы көтелә. «24 июньдә хәрби техника узу белән бәйле рәвештә, чикләүләрне бетерү буенча карар кабул итү 25 июньгә калдырылды. 24-25 июньнән соң чикләүләрне бетерүнең алдагы этаплары турында ачыграк мәгълүмат булачак», — диде Любовь Авдонина.

Ул җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре оешмалары эше кабат башланачагын әйтте. Шулай ук, мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган, аерым керү ишеге булган сәүдә объектларына ачылу рөхсәт ителәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев