Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда 12–17 яшьлекләр өчен вакцина кайтуын көтәләр

Балаларны да аямый

Татарстанда коронавируска каршы балалар өчен вакцинаны кабул итәргә әзерләнәләр. «Спутник М» дип аталган вакцина ике компонентлы прививка санала һәм ул 12–17 яшьлек балалар өчен булачак. Әлегә аның турында нәрсә билгеле?

Аерма хәрефтә генәме?

Балигъ булмаган балалар өчен коронавируска каршы «Спутник М» (башкача – «Гам-КОВИД-Вак М». – Ред.) вакцинасы узган елда теркәлде. Вакцина биотехнологик алым белән барлыкка килгән, ул тулысынча «Спутник V» составын кабатлый. Әмма балалар өчен вакцинада зәгыйфьләндерелгән вирус күләме биш тапкыр киметелгән. Билгеле инде: бала организмы белән олыларныкы бер түгел, балаларның иммун системасы вакцинага карата активрак җавап бирергә сәләтле. «Спутник М» вакцинасын сынаулар аның 93 процентка нәтиҗәле булуын күрсәткән. Гади генә әйткәндә, ун үсмернең тугызында коронавируска каршы антитәнчекләр пәйда булуы ачыкланган.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәренә караганда, Федераль закон нигезендә 12–15 яшьлек үсмерләргә вакцина ясату фәкать ата-ана яисә башка законлы вәкиле ризалыгы белән генә башкарылачак.

Гыйнвар башында узган матбугат очрашуында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов республика исеменнән федераль министрлыкка гариза тапшырылганы турында хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, республиканың балалар сырхауханәләре вакцина кабул итәргә тулысынча әзер, аларны кайтартылу белән куллана башлаячаклар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенә вакцинага бәйле сорауны юлладык. Аларның җавабыннан аңлашылганча, әлегә вакцинага кагылышлы төгәл мәгълүмат юк. «Үзебез дә көтәбез», – диләр. Табиблар да җавап бирергә ашыкмый. Әле кулга тотып та карамаган дару турында нәтиҗә ясарга иртәрәк шул.

Дөньякүләм статистикага карасаң, балалар арасында коронавирус белән чирләп үлүчеләр күрсәткече 0,005 процентны тәшкил итә. 1 миллион авыруга 50 үлгән бала дигән сүз бу. Шулай да белгечләр чирнең балаларга да хәзер ешрак йогуын әйтә. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эшләр буенча директор урынбасары Татьяна Руженцова белдергәнчә, балаларда коронавируска каршы иммунитет дәрәҗәсе бик түбән. «Бу төркемгә караган, вакцина ясатмаганнар арасында инфекциянең тиз таралуына китерә. Авыру катлаулы уза», – дигән ул.

Чикләүләр гамәлдә кала

Эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклы булуына карамастан, республика күләмендәге чикләү чаралары гамәлдә калачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмә барышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде. Аның сүзләренчә, коронавируска каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрү эшен дәвам иттерергә кирәк.

– Коронавирус белән бәйле вазгыятьтә кайбер уңай үзгәрешләр бар. Тик вазгыять үзгәрергә дә мөмкин. Шуңа күрә элеккечә эшләргә тиешбез, – диде Алексей Песошин.

Сүз уңаеннан, Татарстанда 2296351 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан. 1863587се прививканың икенче дозасын алган. Кабат вакцина ясатучылар саны – 139822 кеше.

Олег Морозов, Россия Дәүләт Думасы депутаты:

– Коронавирус җәмгыятьне тарката, минемчә, бу вирус аркасында кешеләрнең куркуы шулкадәр көчле, хәтта күктән мифик дошманнар тарафыннан нидер сиптерәләр дигән фикерләргә кадәр барып җитәләр. Элек мондый кешеләрне без акылдан язганнар дип санар идек, ә бүген алар модада, алар җәмгыятьнең бер өлешен үзләре артыннан алып бара. Бу – бераз гына үзгә вакыт өчен хас күренеш, җай чыгу белән Кашпировский, Чумак тарафдарлары һәм Җир яссы дип уйлаучылар пәйда була. Кешенең психикасы шулай корылган, күрәсең.

Фото: fxmed.com.ua

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев