Татарстанда әни кеше баласына туберкулез йоктырган
Берничә ел флюорография үтмәгән һәм туберкулез белән авыручы ананың баласына әлеге чирне йоктыруы ачыкланды
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар фтизиатры Рәмзия Фатыйхова «Татар-информ» агентлыгына баланың әнисеннән ничек туберкулез йоктыруы хакында сөйләде.
«Казанда баланы фтизиатрга җибәргәннәр, ата-аналары анда барудан катгый рәвештә баш тарткан, безнең гаилә бик әйбәт һәм бернинди авыру да булырга мөмкин түгел дигән. Нәтиҗәдә, берничә ел флюорография үтмәгән һәм туберкулез белән авыручы ананың баласына әлеге чирне йоктыруы ачыкланды», - диде ул.
Рәмзия Фатыйхова табиб-фтизиатрларның авыру белән аралашкан бөтен кешене тикшерүен әйтте.
Тагын бер очрак узган ел Әлмәттә булган. Шәһәргә башка илдән бер гаилә күчеп кайткан, бала шунда ук мәктәпкә киткән. Аның анализлары һәм белешмәләре өч айдан соң гына әзер булган. Бу вакытта балада туберкулез ачык формага әверелгән. Фтизиатрлар әлеге бала белән аралашкан бөтен кешене дәвалаган.
Җиде яшькә кадәрге балалар – Манту, ә олыраклары Диаскинтест пробасын тапшырырга тиеш. Иммунодиагностикадан баш тарту дөрес түгел. Олыларга ике елга бер тапкыр флюорография үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев