Татарстанда Covid-19 чирен тагын 114 кеше йоктырган
Татарстанда ковидтан барлыгы 1 995 кеше вафат булган
Татарстанда коронавирус йоктыруның тагын 114 очрагы ачыкланган. 74 кеше хастаханәгә салынган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.
Пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 вирусын 150 426 кеше эләктергән. Шуларның 145 754е инде терелгән, шул исәптән 89ы – соңгы тәүлек эчендә.
Инде бер атнадан артык төбәктә үлем очраклары теркәлми. Татарстанда ковидтан барлыгы 1 995 кеше вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев