Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанда яшәүче 2,9 мең кеше реабилитацияләүнең техник чараларын электрон сертификатлардан файдаланып сатып алды

Электрон сертификат - гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал ул

Татарстанда ел башыннан инвалидлыгы булган 2 985 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар. Бу максатларны тәэмин итүгә Социаль фонд бүлеге 233 миллион сумнан артык
акча җибәрде.

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, электрон сертификат - гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал ул. Әлеге исемлеккә кресло-коляскалар,протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башкалар керә.

Бүгенге көндә сертификат буенча индивидуаль әзерләүне таләп итә торган эшләнмәләрне дә кертеп техник чараларның 300 дән артык төрен сатып алырга мөмкин. Россия Социаль фонды махсуслаштырылган әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен электрон каталог (https://ktsr.sfr.gov.ru/) булдырды. Электрон сертификат ярдәмендә кыска вакыт эчендә (барлыгы 8 көн) кирәкле техник чараны сатып алып була, ә дәүләт контракты буенча тәэмин итү 3 айга кадәр вакыт таләп итергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев