Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта

Узган тәүлектә республикада яшәүче 65 кеше ковид йоктырган

Татарстанда коронавирус белән авыручылар санының бераз артуы күзәтелә. Узган тәүлектә республикада яшәүче 65 кеше ковид йоктырган, алдагы көндә шундый 60 очрак теркәлгән булган.

Хастаханәгә коронавирус белән авыручы 45 кеше, ә алдагы көндә 37 кеше китерелгән. Пандемия башланганнан алып, Татарстанда 194 869 кеше коронавирус йоктырган. Бу хакта стопкоронавирус.рф. порталы хәбәр итә.

Шул ук вакытта республикада яшәүче 192 102 кеше (узган тәүлектә – 19 кеше, бер көн элек – 30) бу чирдән савыккан.

Республикада коронавирустан 2010 кеше үлгән. Бу чирдән үлем турында соңгы мәгълүмат 20 гыйнварда чыкты.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев