Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Татарстанга омикронлы ковид кайчан киләчәк?

Авырлыгы күбрәк амбулаторияләргә төшәчәк

Әлегә республикада коронавирусның яңа штаммы ачыкланмаган иде. Күпләрне куркуга салган коронавирусның “омикрон” штаммы Татарстанга февраль аенда килеп җитәргә мөмкин. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре Сәламәтлек саклау Идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков шундый фаразын җиткерде.

“Омикрон” килгәнче табибларны ял иттерү максатыннан, күпләрен ялга җибәргәннәр. Билгеле булганча, республикада ковид госпитальләрдә 18 меңгә якын медицина хезмәткәре эшли.

“Моннан ике ел элек кенә әле бу кешеләр ковидның нәрсә икәнен дә белми иде. Беребезгә дә сер түгел, коронавирус йоктырганнарны терапевтлар гына түгел, башка юнәлештәге белгечләр дә дәвалады. Алар яңа белемнәр үзләштерде”, - диде Жаворонков.

Яңа штаммга килгәндә, белгеч аны “дельта”дан аермалы буларак, “йомшаграк” булыр дип өметләнүен яшерми.

“Омикрон”, “дельта”дан аермалы буларак бераз “йомшаграк” булыр дип фаразлана. Яңа штаммның авырлыгы күбрәк амбулаторияләргә төшәчәк. Чит илдәге хезмәттәшләребезнең фәнни чыгышларына таянып, стационарларга ихтыяҗ ул кадәр зур булмас дип өметләнәсе кала”, - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары.

Тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев