Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Тәмәкесез дә яшәп була

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 17нче санында басылган "Тәмәкечеләргә көн бетә" дигән язмада тәмәке тартуны тыю турындагы яңа закон буенча фикерләре белән уртаклашуларын сорап газета укучыларга мөрәҗәгать иткән идек. Әйдәгез, кайбер укучыларның фикерләре белән танышыйк: Н. (исемен язмавыбызны үтенде) - пенсионер: "Әлеге язманы укыгач, ачуым чыкты әле. Кайбер җәмәгать урыннарында - дәүләт учреждениеләрендә,...

"Әгерҗе хәбәрләре"нең 17нче санында басылган "Тәмәкечеләргә көн бетә" дигән язмада тәмәке тартуны тыю турындагы яңа закон буенча фикерләре белән уртаклашуларын сорап газета укучыларга мөрәҗәгать иткән идек. Әйдәгез, кайбер укучыларның фикерләре белән танышыйк:
Н.
(исемен язмавыбызны үтенде) - пенсионер: "Әлеге язманы укыгач, ачуым чыкты әле. Кайбер җәмәгать урыннарында - дәүләт учреждениеләрендә, хастаханәдә тәмәке тарту бөтенләй тыела диелгән законда. Ә менә подъездларда тартырга ярамый дигән чикләү юк. Без, өйдә утыручы өлкән яшьтәгеләр, тәмәке төтене иснәп гомерне үткәрәбез. Ә яшьләрнең моңа исе дә китми: подъездда рәхәтләнеп тәмәке көйрәтәләр, спиртлы эчемлекләр кулланалар, кычкырып сөйләшәләр, көләләр, кыскасы, күңел ачалар. Алар безнең кисәтүгә колак та салмыйлар. Яшьләрнең бу гамәлләренә ничек нокта куярга?"
Нилә СӘЙФУЛЛИНА - 72 яшь: "Без, Иске Кызылъярдан килеп, Комсомольская урамындагы ветераннар өчен төзелгән йорттан фатир сатып алган идек. Бу йортның подъездларындагы мәхшәрне күрсәгез, ис-акылыгыз китәр. Иртән чыгуга тәмәке төпчекләре генә түгел, хәтта шприцларга кадәр аунап ята. Бер көнне 30 яшьлек күршемә: "Зинһар, подъездда тәмәке тартма әле, төтене фатирга тула", - диюемә каршы ул: "Өйдә кечкенә балам бар, мин анда тәмәке тарта алмыйм", - диде. Әлбәттә, аңа баласы кадерле. Шулай да ул күршесендәге икенче бер яшь балалы гаилә, тыны бетә торган бабай, төтенгә аллергиядән интегүче ирем турында да уйларга тиештер бит.
Яңа законга башкалар белән беррәттән, күршем дә буйсынсын иде дип телим. Алайса, бүгенгә кадәр без аның белән уртак фикергә килә алмадык әле".
Фәнил ГАЗИЗОВ - 55 яшь: "Мин 30 ел тәмәке тарттым. Һәм тартачакмын да. Дөрес, ташларга талпынып караган вакытлар булды. Хәтта Зәйдәге дәвалаучы бер әбигә дә бардым. Әмма 2,5 ай тартмаганнан соң, кулыма тагын сигарет алдым. Бераздан үземне мәҗбүр итеп янә тартуны ташладым. Анысында өч ай түздем. Хәзер менә тагын тартам инде. Әллә нинди законнар чыгарсалар да тартуны ташлый алмамдыр, мөгаен".
С: "Мин инде - өлкән яшьтә. Язманы укыгач балачактан күңелгә кереп калган атаклы артист Райкинның бер монологындагы сүзләре искә төште. "Эчәргә, тартырга һәм сөйләшергә мин берьюлы өйрәндем". Мин дә шуның кебек. Тәмәке, аракы тәмен белеп карамыйча, аларга бәя биреп булмый ул. Бәхеткә каршы, тәмәке төтенен бер иснәп карагач, 5 сыйныфта мин аны "ташладым" һәм башка тарту турында уйламадым да.
Ә мондый законны күптән кабул итәргә кирәк иде инде. Мин 2нче мәктәп яныннан бик еш узып йөрим. Тәнәфес вакыты булса, бинаның бер ягында - кызлар, икенче ягында малайлар тәмәке көйрәтә. Трансформатор будкасы янында да өерләре белән тәмәке пыскыталар алар. Яшьләр шул әле, тәмәкенең зыяны турында башларына да килми аларның.
Балалар гына түгел, акыл туплаган өлкәннәр дә тартуны ташлый алмыйлар. Ә тартуның зыяннан башка бер генә файдасы да юк. Күп авырулар да тәмәке тартканнан килеп чыга. Күпме дусларым тәмәке пыскыту аркасында килеп чыккан авырулардан китеп бардылар...".
Сәгыйрь ХУҖИН - Көчек авылы, 71 яшь: "Үз гомеремдә бер тапкыр да тәмәке тартканым булмады. Өлкән яшьтә дә сәламәт һәм нык булуымны шуннан гына күрәм.
Бу законның уңай һәм тискәре яклары да бар дип уйлыйм. Тәмәке тарту наркомания кебек үк бәйлелек дип саныйм. Кемдер аны ташлый ала, кемдер юк бит. Ә тиешсез урында тарткан өчен штраф сала башласалар, тартучы гына түгел, аның гаиләсе дә зыян күрәчәк".
Л. "Мин үземне һәвәс тәмәке тартучылар рәтенә кертмим. Тарту нервыларны гына тынычландыра дип уйлыйм. Балаларым, ирем янында беркайчан да тәмәке көйрәтмим. Киләчәктә ташларга да исәбем бар, ничек көч табарга моңа дип уйлап йөрим әле.
Яңа законда ерак арага баручы поездларда да тәмәке көйрәтеп булмаячак диелә. Ярар, поездда барганда берәр тукталышта төшеп тиз генә тартып алырга була. Ә менә теплоходта сәяхәткә чыксаң, нишләргә?"
Дмитрий КУЛЯБИН - 30 яшь: "Мин армиядә вакытта тартырга өйрәндем. 5 елдан тартуны ташладым һәм бер дә үкенмим. Минем өчен сәламәтлек кадерлерәк. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Хәзер күпләр тартуны ташларга уйлыйлар, әмма булдыра алмыйм дигән сәбәп табалар. Ә моның өчен бары үз-үзеңне җиңәргә генә кирәк. Мин тимер юлда эшлим. 11 хезмәттәшемнең инде 4есе тартуны ташладылар. Алга таба калганнар да безнең сафны тулыландырыр дип уйлыйм. Ә яңа закон гамәлгә кергәч, тартучылар бермә-бер кимер дип өметләнәм. Кыскасы, тәмәкесез дә яшәп була...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев