Хроник арыганлыктан ничек дәваланырга
«Хроник арыганлык вакытында рационда аксым, май, углеводлар – барысы да булырга тиеш», - ди табиб-терапевт Карина Хәйретдинова
Күпме генә ял итсәң дә – йокы туймый, никадәр генә ял итсәң дә – арыганлык бетми. Язга күчкән чорда еш кына әнә шундый халәт күзәтелә. Күпләр моны витаминнар җитмәү галәмәте дип саный. Табиблар исә, кешедә хроник арыганлык та булырга мөмкин, дип кисәтә. Анысы гади арудан күпкә куркынычрак ди, алар.
Казанның 7 номерлы шәһәр хастаханәсе табиб-терапевты Карина Хәйретдинова шул хакта сөйләде.
-Нәрсәсе белән аерыла?
«Арыганда кеше, гадәттә, бераз ял итеп ала да кабат җир җимертеп яши башлый. Хроник арыганлык вакытында исә кеше күпме генә ял итсә дә, күпме генә йокласа да, аруы бетми. Ул көн дәвамында хәлсез йөри. Кеше таркау, игътибарсызга әверелә. Моннан тыш баш әйләнү, йокысызлык яки, киресенчә, аягүрә йоклап йөрү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Бу халәт өч-дүрт айдан да артыграк дәвам итсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Андый чакта иң беренче чиратта терапевт, невролог, клиник психологка күренергә киңәш ителә».
-Ни өчен пәйда була?
«Хроник аруның ни сәбәпле килеп чыгуы әле дә булса билгесез. Шулай да ул организмга макронутриентлар (аксым, май, углевод һ.б.) һәм микронутриентлар (минераль матдәләр, витаминнар) җитмәү, аллергия, кешенең озак вакыт дәвамында физик һәм психик киеренкелек халәтендә яшәве аркасында килеп чыгарга мөмкин дип фаразлана».
-Нәрсәсе белән куркыныч?
«Хроник арыганлык җитди чир билгесе дә булырга мөмкин. Аерым алганда, ул организмда инфекцияле, паразитар чирләр, калкансыман биз, аутоиммун авырулар, яман шеш вакытында да күзәтелә ала. Психик авыруы булган кеше дә еш кына хроник арыганлыктан интегә. Әгәр хроник арыганлык чир билгесе булса, ул чакта нәкъ менә шул авырудан дәваланырга кирәк. Калган очракларда, хроник арыганлыктан котылу өчен, гомуми киңәшләргә колак салырга: ял һәм эш режимы көйләргә, дөрес тукланырга, В, С витаминнары, минераль матдәләр эчәргә киңәш ителә. Физик күнегүләр, дәвалау массажы ясау да файдалы».
-Ничек тукланырга?
«Хроник арыганлык вакытында рационда аксым, май, углеводлар – барысы да булырга тиеш. Көнгә биш-алты тапкыр аз-азлап ашагыз. Көн дәвамында В витаминына (балык, бавыр, кош ите, йомырка, кузаклылар, шпинат, банан, чикләвек), С витаминына (цитруслар, киви, гөлҗимеш, кәбестә, яшел борчак, яшел алма) бай ризыклар, составында Омега-3 һәм Омега-6 булган продуктлар (әстерхан чикләвеге, чиа орлыгы) ашарга кирәк. Көн дәвамында 2–2,5 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз. Камыр ризыкларыннан, тозлы, майлы азык-төлектән, каһвә, исерткеч эчемлекләрдән баш тарту хәерле. Алар хәлегезне тагын да авырайтачак кына».
Организмга хәл кертү өчен
Шифалы төнәтмә.
2 бал кашыгы кипкән гөлҗимеш өстенә 0,5 литр кайнап кына чыккан су коегыз да, тастымалга төреп, төнгә калдырыгыз. Иртән бер стакан төнәтмәгә 1 бал кашыгы бал өстәп эчеп куегыз. Калганын төшке һәм кичке аш алдыннан эчегез. Хәлегез шундук уңайланыр.
Файдалы җиләк—җимеш
Банан – энергия чыганагы.
Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кебек көч кертми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсульттан саклый. Әчегән сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәклек эшчәнлеге өчен кирәк. Ул иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга ярдәм итә.
Кабак ашы
Организмга хәл кертү буенча кабакка да тиңнәр юк. Әлеге яшелчә организмга төрле авырулардан соң да тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Хәтта кышка катырып куелган кабак та үзенең файдалы үзлекләрен бик озак сакларга сәләтле. Аннан ел әйләнәсе кабак ашы, бәлеш кебек бик тәмле ризыклар әзерләргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев