Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Якыннар китә безне калдырып..

Дөнья инде элеккечә булмас

Ковид дигәннәре көннәнкөн, әнә шулай, ныграк куркыта шул, җәмәгать... Телевизордан хәбәрләр, яңалыклар тапшырулары ике елга якын әнә шул куркыныч саннардан башлана бит хәзер: фәлән кеше авыру йоктырган, фәлән кеше вафат булган шул зәхмәттән дип көн дә сөйләп торсыннар да, ничек курыкмыйсың ди! Алай гына да түгел. Якыннарыбыз, танышларыбыз, дусларыбыз, күршеләребез, зыялы затлар – язучылар, артистлар, дәүләт эшлеклеләре арасында шушы куркыныч авыруны үз башыннан кичереп, әле дә сәламәт чагындагы халәтенә кире кайта алмаучылар, якты дөнья белән хушлашучылар күпме...

Хәзер барыбызның да – әбинең дә, бәбинең дә кулында – телефон. Мин аны соңгы вакытларда кулга алырга курка башладым. Чөнки телефоннан, интернет челтәрләреннән әле теге, әле бу авылдашның, шәһәрдәшләрнең, танышларның мәңгелеккә китеп баруы турында авыр хәбәрләр килеп кенә тора. Бермәл ышанасы да килми. Чөнки күбесе белән йә урамда, йә кибеттә, базарда әле күптән түгел генә очрашып, сөйләшеп торган идек бит дип йөрәк өзгәләнә. Әле генә җир җимертеп тормыш көткән яшьтәшләр, кордашлар, эшләп йөргән яшьләр, гаиләләрен сагыш утына салып, сабыйларын калдырып китәләр...

Әгерҗедәге татар зиратына барган саен, әле генә калкып чыккан каберләрнең, айлап түгел, көнләп артуын күреп, чәчләр үрә тора. Кызыл зоналарда гомерләре өзелгән авыруларның җәсәден гомер иткән йортына кертеп тә тормыйча,  кара капчыктагы якыныңның йөзен соңгы тапкыр күрә дә алмыйча соңгы юлга озатуның никадәр авыр икәнлеген үз башыннан кичергән кеше генә аңлыйдыр.  Бер күренешне гомергә онытасым юк.

Туган авылым Тирсәдә ире Әнис абый вафат булып тол калгач та тормышын матур итеп дәвам иткән, туган-тумачаны бер йодрыкка төйнәп, каладагы  кызлары-оныкларын гына түгел, элекке укучыларын да каршылап кунак иткән иң якын күршебез  Рәүфә апа Хәбированың  65 яшендә коронавирустан вафат булуы барыбызны да бик нык тетрәндерде. Аның җәсәден авылга алып кайтып ишегалдына алып кергәч, Арчада яшәүче кызы Ләйсәннең “әнкәемнең йөзен соңгы тапкыр булса да күреп калыймчы, битен генә ачыгыз, зинһар” дип өзгәләнүе, әмма билгеле сәбәпләр аркасында аның теләген үти алмаулары, әнисенең аякларын кочып әрнүе һич күз алдымнан китми... Бик күпләргә якын кешеләрен соңгы юлга әнә шундый хәлдә озатырга туры килгәндер. Исәннәр өчен бу – гомерлек үкенеч.

Фото: pixabay.com

Рәмзия Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев