Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сорау–җавап

Мобилизациянең икенче дулкыны булачакмы?

Россия Хәрби көчләренең генераль штабы аңлата

Россия Хәрби көчләренең генераль штабында мобилизациянең икенче дулкынын үткәрү планы булмау турында белдерделәр. Мобилизациянең икенче дулкынын уздыру Россия Хәрби көчләре Генштабы планында юк, чөнки бурычларны үтәү өчен иреклеләр һәм инде чакырылган гражданнар җитәрлек. Бу хакта РФ Хәрби көчләренең Баш оештыру-мобилизация идарәсе (ГОМУ) идарәсе башлыгы контр-адмирал Владимир Цимлянский хәбәр итә, дип яза ТАСС.

"Барыгызны да ышандырасым килә, Генераль штаб планнарында мобилизацияләүнең икенче дулкыны юк. Хәрби хезмәткә чакырылучылар, шулай ук операциядә катнашырга теләк белдергән гражданнар йөкләнгән бурычларны үтәү өчен җитәрлек", – дип белдерде Цимлянский язгы чакыруга багышланган брифинг барышында. 

30 мартта Россия Президенты Владимир Путин армиягә язгы чакырылыш турындагы указга кул куйды. Ул 2023 елның 1 апрелендә башланачак һәм 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Закон нигезендә 147 мең кешене чакыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев