Әгерҗе армрестлерлары - Россия чемпионаты пьедесталында
Тренер Руслан Закиров - армрестлинг буенча Россия чемпионатының бронза призеры, укучысы Рөстәм Козиев - топ-15 кә кергән
14-19 апрель көннәрендә Орел шәһәрендә армрестлинг буенча Россия чемпионаты узды. Әлеге чара бу спорт төрендә иң абруйлы ярышларның берсе, дип хәбәр итә “Боз сарае”.
Әгерҗе спорт мәктәбе вәкилләре, район данын Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда лаеклы якладылар, сынатмадылар!
Тренер-укытучы Руслан Закиров, гадәттән тыш көч, җиңүгә ирешү өчен иң югары техника һәм җиңелмәс ихтыяр көче күрсәтеп, лаеклы өченче урынны яулады. Ул Әгерҗе районының бүләкләүләр копилкасын бронза медаль белән тулыландырды!
Аның талантлы укучысы, Рөстәм Козиев, шулай ук Россиянең иң көчле армрестлерлары арасында мактаулы унөченче урынны яулап, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев