Анда Ижау, Воткинск, Сарапул, Кизнер, Кече Пурга һәм Әгерҗе спортчылары җыелган иде
Узган атнада Кече Пургада Киокусинкай (Синкэкусинкай) буенча Удмуртия чемпионаты узды, дип хәбәр итә «Олимп» спорт комплексы».
Анда Ижау, Воткинск, Сарапул, Кизнер, Кече Пурга һәм Әгерҗе спортчылары җыелган иде.
Әгерҗенең “Олимп” спорт комплексында тренер Петр Пронькин җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр, ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.
Айнур Абдуллин бик яхшы техника күрсәтеп, беренче, Мәрьям Мөстәхимова өченче урыннарга лаек булдылар.
Яшь спортчыларны һәм аларның остазын лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев