Уенчылар яхшы уен һәм команда рухын күрсәттеләр
13 июньдә С Дивизионында 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы тәмамланды. Ярыш йомгаклары буенча «Локомотив» командасы үз төркемендә икенче урынны алды.
Яхшы уйнауга һәм үҗәтлеккә карамастан, кызганычка каршы, егетләр турнирның финалына чыга алмадылар.
16 июндә Минзәлә шәһәрендә узган әлеге ярыш форматы буенча охшаш уеннарда 2014-2015 елгы “Локомотив” командасы да катнашты. Анда алар шулай ук үз төркемнәрендә икенче урынны яуладылар. Молодцы!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев