Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе көрәшчеләре дәрәҗәле бәйгедә катнашты

Якташыбыз – Тәбәрле авылы егете Айдар Шәймәрданов Казанда республиканың данлыклы пәһлеваннары арасында “Манзара“ көрәш бәйгесе оештырды

Якташыбыз – Тәбәрле авылы егете Айдар Шәймәрданов Казанда республиканың данлыклы пәһлеваннары арасында “Манзара“ көрәш бәйгесе оештырды. Аның “Көмеш лига“ дип аталган номинациясендә Әгерҗе районыннан ун көрәшче бил алышты. Татарның йөзек кашы булган көрәш белән шөгыльләнүче спортчыларны район башлыгы Ленар Нургаянов һәм башка бик күп дәрәҗәле кунаклар сәламләделәр. 

Әгерҗе көрәшчеләре арасында беренче урынны Тимур Кәримов яулады. Ул 30 мең сум премия һәм чемпион билбавы белән бүләкләнде. 

Икенчедә – Салагыштан Илнур Хәбибуллин. Ул 20 мең сум премиягә лаек булды. Өченче урыннарны алган Үтәгәннән Денис Әминев һәм Тәбәрледән Эльвир Гыймазовка унар мең сумга сертификат тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев