Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе көрәшчеләре “Манзара”да катнаша

Милли көрәш – татарның йөзек кашы

Бүген Казанда бик зур татарча көрәш бәйрәме уза. “Манзара“ спорт бәйрәмендә  Россияне  ң, республикабызның иң көчле батырлары белән бергә, Әгерҗе районы көрәшчеләре дә келәмгә чыга.

ИСӘНБАЙ КӨРӘШЧЕСЕНЕҢ ГЕНӘ КАТНАШКАНЫ БАР
Әлеге көрәш бәйрәмен 2016 елдан бирле Тәбәрледә туып-үскән, кечкенәдән әтисе Рәүфәт җитәкчелегендә көрәш серләренә өйрәнгән, журналист белгечлеге алгач күп еллар ТНВ каналында “Батырлар“ тапшыруын алып барган, татар көрәшен үстерү, халыкны келәм пәһлеваннары белән таныштыру өчен күп көч куючы якташыбыз Айдар Шәймарданов оештыра. 
Моңа кадәр бу бәйгедә безнең районнан Исәнбай көрәшчесе Альмир Шәрәфиевның гына катнашканы бар иде. Альмир – районыбызда иң танылган көрәшчеләрнең берсе. Районда узган 34 (!) көрәш бәйгесендә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде ул. Татарстан чемпионатында бронза медаль иясе булды. 2018 елда район Сабан туенда баш батыр калды. 
–    Үз районыңда баш батыр калу да – бик зур дәрәҗә, – ди Альмир. – Ә 2019 елда миңа масштаблы “Манзара“ көрәш бәйгесендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Монысы  үзеңне Татарстан, Россия чемпионатларында батыр калган иң көчле көрәшчеләр белән сынап карау иде. 
Ул чакта районыбыз батырына беренче әйләнештә үк булачак чемпион билбавы иясе Муса Галләмов белән көрәшергә туры килә...
–    Җиңелсәм дә, төшенкелеккә бирелмәдем, көрәшкә кул селтәмәдем. Авыл Сабантуйларында әле дә бил алышам. Быел да бер төркем Әгерҗе районы көрәшчеләре белән “Манзара“да катнашырга чакыру алгач, бик теләп ризалаштым. Биредә без янә бер кат үзебезне сыный, башкаларның көрәшкәнен күзәтә алачакбыз, – ди Альмир. 

УНЫСЫ – ҮЗЕБЕЗНЕКЕ
“Манзара“да көрәшчеләр өч лигада бил алыша. “Яшел лига“да – 18 яшькә кадәргеләр, “алтын лига“да профессиональ спортчылар, Дөнья чемпионатларында һәм Кубокларында катнашучылар. Ә “Көмеш лига“да фәкать Әгерҗе районының иң көчле көрәшчеләре генә келәмгә чыга. 
–    Бу – “Манзара“ өчен яңалык. Әгерҗе районында келәм пәһлеваннары күп, әмма аларны халык белми. Араларында республиканың башка командалары өчен чыгыш ясаучылар да бар. Алга таба “Манзара“ премиясе тамашачыларны районнардан яңа көрәшчеләр белән таныштырырга планлаштыра, – ди бәйгене оештыручы якташыбыз Айдар Шәймәрданов. 
–    Милли көрәш – татарның йөзек кашы, – диде Казанда “Манзара“ премиясенә багышланган матбугат конференциясендә катнашкан район башлыгы Ленар Нургаянов. – Элек авылларда көрәш белән шөгыльләнүче яшүсмерләр күп иде. Cабан туйларында күрше авылларга йөреп тә бил алыштылар. Гомер-гомергә иң көчле көрәшчеләр авыллардан чыккан. Безнең танылган тренерларыбыз Тәбәрледән Рәүфәт Шәймәрданов, Көчектән Альфред Сабирҗанов, Тирсәдән Сирень Галиуллин, Исәнбайдан Рәшит Садыйков күпме яшүсмергә көрәш серләрен өйрәттеләр. Көрәшне сакларга кирәк. Шуңа күрә дә безнең Әгерҗе районы әлеге проектта бик теләп катнаша.

Менә алар Казанга барачак Әгерҗе районы көрәшчеләре: Үтәгәннән ике тапкыр Татарстан чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионаты призеры Денис Әминов, Көчектән ике тапкыр Россия чемпионы Дәниф Галиуллин, бик күп бәйгеләрдә, Сабан туйларында җиңү яулаган Салагыштан Илнур Хәбибуллин, Әгерҗедән Эльфир Шәрәфетдинов, Тәбәрледән Эльвир Гыймазов, Ямурзадан Самат Хикмәтуллин, Исәнбайдан Альмир Шәрәфиев, Шаршадыдан Динар Хәсәнов, Тирсәдән Эльвир Каиров. Алар арасында Сарапулдан Тимур Кәримов та бар.
Казанның дәрәҗәле  бәйгесендә бил алышачак Әгерҗе көрәшчеләренә уңышлар һәм җиңү насыйп булсын!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев