Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗе районы ветераннарына “Өченче буын” спартакиадасында тиңнәр булмады

Район командасы беренче урын яулады

Казанда пенсионерлар арасында XVI Республика «Өченче буын» спартакиадасы тәмамланды. Быелгы масштаблы ярышлар Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына һәм Россиядә Халыклар бердәмлеге елларына багышланды.

 

Әгерҗе районы ветераннары җыелма командасы 2025 елгы уңышны кабатлады. Спортчы ветераннар гомуми команда исәбендә республикада беренче урын яулады.

 

Алар 31 командадагы иң көчле көндәшләрен артта калдырдылар. Әгерҗе җыелма командасының һәр вәкиле җиңүгә үз өлешен кертте.

 

Нәтиҗәләр:

 

•  Өстәл теннисы (ир-егетләр): Анатолий Крылов – абсолют чемпион. Ул югары осталык күрсәтте: 8 очрашуның һәркайсында җиңү яулады!

•  Дартс: турнирда иң төгәл атучы дип Илдус Чураев танылды һәм лаеклы рәвештә беренче урын алды.

•  Җиңел атлетика (1000 метрга йөгерү): дистанцияне барысыннан да тизрәк үтеп, Людмила Тукмачёва мактаулы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

•  Йөзү (50 метр, хатын-кызлар): Галина Лавренева – көмеш медаль иясе.

•  Өстәл теннисы (хатын-кызлар): команда капитаны Любовь Бодрицкая – өченче урын иясе.

 

Эстафета: ярышларның бизәге – катнаш эстафета. Анда Әгерҗе ветераннары икенче урында. Эстафета командасы составында Владимир Прокошев, Сергей Скоробогатов, Луиза Солтанова, Нина Бердова, Илдус Чураев һәм Людмила Тукмачёва сыналдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев