Егетләр биш көн дәвамында армия тормышы белән яшәделәр
“Яшь армияче” штабы җитәкчесе Ринат Шакиров һәм Тәбәрле мәктәбе укытучысы Эльвир Гыймазов җитәкчелегендәге Әгерҗе районының 10 сыйныф егетләре – барлыгы 38 укучы Түбән Камада узган хәрби җыеннарда катнашты. Егетләр каравыл һәм эчке хезмәт нигезләрен өйрәнделәр, строй, ут, тактик, физик һәм хәрби-медицина әзерлеге элементларын үттеләр, нормативлар тапшырдылар, хәрби хезмәт турында белемнәр алдылар. Җыеннар барышында хәрби-һөнәри юнәлеш буенча чаралар уздырылды.
Нәтиҗәләр буенча егетләр хәрби хезмәт нигезләре курсын узу турында сертификат алдылар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев