Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе Сабантуеның абсолют батыры - Тимур Кәримов

Быел абсолют батырга – мотоблок, икенче урын алучыга суыткыч әзерләнгән иде

Сабан туен милли көрәштән башка күз алдына да китереп булмый. Бу мавыктыргыч спорт төрен пәһлеваннар гына түгел, җанатарлар да көтеп алалар.  

Келәмдә кечкенә балалар да, урта яшьтәгеләр дә, хәтта өлкәннәр дә бил алыштылар. Әнә, Кичкетаңнан 58 яшьлек Җәүдәт Батыровның да, ике улы көрәшкәнне күзәтеп торган Әгерҗедән 42 яшьлек Айнур Йосыповның да күңелләре түзмәде, алар да келәмгә чыктылар.  

Быел абсолют батырга – мотоблок, икенче урын алучыга суыткыч әзерләнгән иде. Әлеге бүләкләрне алу өчен Сарапулдан 38 яшьлек пәһлеван Тимур Кәримов һәм Салагыштан 36 яшьлек Илнур Хәбибуллин көрәштеләр. Икесе дә балачактан келәмдә бу егетләр. Матур һәм дөрес алымнар күрсәтеп көрәштеләр. Тимур, соңгы секундларда азга гына өстен чыгып, көндәшен җиңүгә иреште. ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев район Сабан туеның абсолют батыры Тимур Кәримовка традицион тәкә һәм мотоблок тапшырдылар. Илнур суыткычлы булды. 

Милли бәйрәм, әнә шулай, уен-көлке, җыр-бию, ярышларга, күрешү-очрашуларга бай булып бик күңелле узып китте. Киләсе Сабан туйларын да ил-көннәребез тыныч, үзебез исән-имин булып сөенеп каршы алырга язсын.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев