Әгерҗе спортчылары “Кара диңгез” кубогы ярышларында уңышка ирештеләр
Спорт дөньясында

Әгерҗе спортчылары “Кара диңгез” кубогы ярышларында уңышка ирештеләр

Новороссийск шәһәрендә кул көрәше буенча “Кара диңгез” кубогы Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Россиянең барлык төбәкләреннән 25 команда катнашты.

Әгерҗе спорт мәктәбе спортчылары Татарстан җыелма командасы составында ярышып, уңышларга ирештеләр.

Призерлар:

Илгиз Гыйләҗев – көмеш медаль иясе.

Рузилә Шаһиева бронза медальгә ия булды.

Руслан Закиров (тренер) бронза медаль иясе.

Рөстәм Козиев дүртенче урын алды.

 

Әгерҗе спортчылары Рузилә Шәһиева, Илгиз Гыйләҗев һәм Рөстәм Козиев кул көрәше  буенча Россиянең «Спорт мастерлыгына кандидат» (КМС) спорт разрядын расладылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев