Спортчылар Тольяттига бара
Алабугада кул сугышы буенча бәйге узды.
150 яшь спортчы катнашкан ярышта “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты тренеры Рөстәм Майоров шәкертләре дә җиңүләр яуладылар.
Адам Трейдин – беренче, Максим Мясников һәм Аяз Йосыпов икенче урыннарда.
Алар тиздән Татарстан җыелма командасы составында Тольяттида узачак ярышларда катнашачаклар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев