Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗе стадионында пляж волейболы мәйданчыгын ачу тантанасы булды

Ул “Демография“ илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы“ федераль проекты кысаларында җиһазландырылды

Физкультурачылар көнендә Әгерҗе стадионында пляж волейболы мәйданчыгын ачу тантанасы булды. 

Ул “Демография“ илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы“ федераль проекты кысаларында җиһазландырылды. 

Стадион моңа кадәр дә олысы-кечесе өчен спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен иң уңайлы урын иде. Волейбол мәйданчыгы ачылганнан соң бирегә яшьләр һәм яшүсмерләр тагын да күбрәк йөрер дип ышанасы килә. 

–    Биредә спорт белән төрле яшьтәге шәһәрдәшләребез шөгыльләнә ала. Балаларыгыз белән бергә килегез, стадионда сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бар уңайлыклар да бар. Кичтән волейбол мәйданчыгы яктыртыла да, – диде аны ачу тантанасында район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Илшат Гарифуллин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев