Әгерҗе халкы өчен яңа универсаль объект – пляж волейболы өчен мәйданчык барлыкка килде
Мондый мәйданчык барлыкка килү яшьләр һәм өлкәннәр арасында волейболны популярлаштыруга ярдәм итә
Әгерҗедә пляж волейболы өчен яңа заманча спорт мәйданчыгы ачылды, ул балалар һәм өлкәннәр өчен актив ял итү урыны булачак.
Мәйданчыкны булдыру идеясе Әгерҗе районы волейбол буенча җыелма команда спортчылары Рафаэль Коростелев һәм Илнар Гыйззәтуллинныкы иде. Аларның инициативасын Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов хуплады, бу проектка тормышка ашырылырга мөмкинлек бирде.
Төзелештә иганәчелек ярдәме күрсәткән җирле эшмәкәрләр һәм җитәкчеләр Марсель Ситдыйков, Али Ибраһимов, Тигран Агаджанян, Фәннур Шакиров һәм Илшат Мөстәхимов мөһим роль уйнадылар. Шулай ук эшләрдә волейболчылар да актив катнашты, алар үз көчләрен һәм вакытын мәйданчыкны булдыруга юнәлдерде.
Хәзер инде Әгерҗе халкының волейболны саф һавада уйнау өчен менә дигән мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев