Әгерҗе хоккейчылары яңа сезонны җиңүдән башладылар
Боз сараенда 2016-2018 елгы уенчылардан торган Әгерҗенең «Спутник» һәм Пермьнең «Прометей» командалары очрашты
Әгерҗе спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен каникуллар артта калып, 2025-2026нче спорт сезонына әзерлек һәм интенсив күнегүләр башланды.
Яшь хоккейчылар өчен беренче сынау - Пермь командасы белән иптәшләрчә очрашу булды. Боз сараенда 2016-2018 елгы командалар: Әгерҗенең «Спутник» һәм Пермьнең «Прометей» командалары очрашты.
Хоккей уены киеренке булуына карамастан, бик мавыктыргыч узды. Әгерҗе спортчылары бик яхшы уен күрсәтү нәтиҗәсендә,11:5 исәбе белән җиңүгә ирештеләр.
Бу нәтиҗә - яңа сезон башланыр алдыннан бик яхшы старт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев