Әгерҗедә бертуган Закировлар уздырган волейбол турниры җиңүчеләре билгеле
Аларга медальләр, грамоталар, бүләкләр тапшырылды
Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗедәге филиалы бинасында күп еллар районда җитәкче постларда эшләгән, спорт белән дус булган.
Расим Закиров истәлегенә аның уллары Рафил, Марсель, Инсаф һәм Закировлар династиясе вәкилләре шашка һәм волейбол буенча турниры уздырдылар.
Быел волейбол ярышларында сигез команда катнашты. Шунысы сөенечле, командаларның барысы да Әгерҗе районыннан иде.
Уеннар иртәдән кичкә кадәр дәвам итте.
Абсолют җиңүче – “Ак Барс страхование” командасы.
Икенче урында – Тирсә авыл җирлеге.
Өченче урында – “Әгерҗе” командасы.
Турнирның иң яхшы уенчылары булып Динар Миннәхмәтов һәм Артем Шадрин танылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев