Әгерҗедә билбау көрәше буенча республиканың иң көчле спортчылары җыелачак
Спорт дөньясында

Әгерҗедә билбау көрәше буенча республиканың иң көчле спортчылары җыелачак

Ярышларны ачу тантанасы – 23 январьда 13 сәгать 30 минутта

 22-25 январь көннәрендә «Олимп» спорт комплексында 18 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан республикасы Чемпионаты узачак. 

Спортчы ир-егетләр ирекле һәм классик стильдә 8 үлчәү категориясендә, ә хатын-кызлар ирекле стильдә 5 категориядә үзләрен сынап караячак.  

Ярышлар – шәхсән һәм командалар арасында уза. 

Оештыручылар спортчыларга мөрәҗәгать итә: яланаяк көрәшү рөхсәт ителми, көрәшченең икенче аяк киемендә булуы мөһим.  

Ярышларны ачу тантанасы – 23 январьда 13 сәгать 30 минутта.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев