Әгерҗедә Физкультура көне бәйрәм ителәчәк
Бәйрәмне ачу тантанасы – сәгать10:00дә башлана
9 август көнне «Локомотив» стадионында Бөтенроссия физкультура укытучысы көне бәйрәм ителә. Актив яшәү рәвеше алып баручы һәм спорт сөюче Әгерҗе халкын әлеге бәйрәмгә чакырабыз.
Бәйрәмне ачу тантанасы – сәгать10:00дә башлана.
Чара программасында:
- Әтиләр көненә багышланган ярышларның муниципаль этабы;
-мини-футбол буенча ярышлар;
-ВФСК «Рекордка барам» мобиль мәйданчыгы эше;
- гер спорты буенча ярышлар;
-Өстәл теннисы буенча ярышлар;
-Пляж волейболы буенча ярышлар;
-АК-46ны җыю буенча мастер-класс;
-Джампинг буенча мастер-класс;
-Кул сугышы буенча күргәзмә чыгышлар һәм мастер-класс;
-Скандинавия йөреше буенча мастер-класс;
-Шахмат турниры.
Барлык спорт сөючеләрне бәйрәмгә көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев