Әгерҗедә якты бәйрәм - Физкультурник көне үткәрелде
Бу көнне пляж волейболы өчен мәйданчык ачу да Әгерҗедә яшәүчеләр өчен менә дигән бүләк булды
“Локомотив” футбол манежы физкультурник көненә багышланган бәйрәм үзәгенә әверелде. Монда азарт, дуслык һәм яңа казанышларга омтылыш атмосферасы хөкем сөрде. Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов шәһәр халкын һәм кунакларын бу күркәм бәйрәм белән котлады.
“Спорт сөючеләрне сәламләвемә бик шатмын. Шәһәребездә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартларны да тудырырга тырышабыз”, - диде ул.
Һәм бу чыннан да шулай.
Әгерҗедә һәркем үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнеп, актив яшәү рәвеше алып бара ала.
- Боз сарае;
- Заманча стадион-мәйданчык;
- “Олимп” спорт-савыктыру комплексы;
- “Локомотив” футбол манежы;
- “Хәрәкәт” өстәл теннисы үзәге;
- Чаңгы базасы;
- Тирсә авылында спорт комплексы;
- ГТО мәйданчыгы.
Болар барысы да үз көчләрен тикшерергә һәм яңа рекордлар куярга әзер булучылар өчен эшләп килә.
Бу көнне пляж волейболы өчен мәйданчык ачылу да Әгерҗе халкы өчен менә дигән бүләк булды. Хәзер инде җәйге кәеф һәм яраткан уен белән шәһәр эчендә һәрдаим ләззәтләнергә мөмкин.
Чараның тантаналы өлешендә хезмәте һәм таланты белән Әгерҗе районында спорт үсешенә зур өлеш кертүчеләр бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев