Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә ТР Кубогына мини-футбол ярышлары старт алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Ул ике көн дәвам итәчәк

Бүген Әгерҗенең ябык футбол манежында 2014 елгы спортчылар арасында ТР Кубогына мини-футбол ярышлары башланды. “Дивизион С“ төркемендә Әгерҗедән 2014 елгы “Спутник 1“ һәм 2015 елгы “Спутник 2“ (тренерлары Алексей Колчин), “Локомотив“ (тренер – Илдар Идиятов), Менделеевтан “Химик“, Минзәләдән “Олимп“, Актаныштан “Иман“ командалары уйный.

Яшь футболчыларны район иҗтимагый советының милли һәм яшьләр сәясәте, фузкультура, спорт һәм туризм буенча даими комиссия җитәкчесе Александр Еникеев, район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге баш белгече Алена Беляева, спорт мәктәбе директоры Илдус Чуков, ТРның футбол федерациясе вәкиле, хөкемдар Ренат Садыйков сәламләделәр. 

Иң беренче уеннарга “Спутник 1“ һәм “Спутник 2“ командалары старт бирде. 2014 елгы уенчылардан тупланган команда көндәшләрен 7:0 исәбе белән җиңде. Аннан соң кырга Әгерҗенең “Локомотив“ һәм Менделеевның “Химик“ командалары чыктылар. “Локомотив“ көндәшләре капкасына ике туп кертте. 
Уеннар ике көн дәвам итәчәк. Иртәгә җиңүчеләр ачыкланып, бүләкләү тантанасы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев