Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Спорт дөньясында

Әгерҗедә Тынычлык эстафетасы узды

Ул Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланды

Бүген Әгерҗедә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мәктәп укучылары, студентлар, хезмәт коллективлары, ветераннар 41нче тапкыр традицион Тынычлык эстафетасына җыелдылар.

Йөгерешчеләрнең кәефе күтәренке, көлешәләр, гөрләшәләр…

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Бадахшин сәламләде. Ул, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап, катнашучыларга уңышлар һәм матур җиңүләр теләде. Спорт сөючеләр сугышта башларын салган батырларны һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Иң беренче эстафета юлларына хезмәт коллективлары басты. Алар арасында район үзәк хастаханәсе, “Олимп” спорт комплексы, “Радуга талантов”  балалар иҗаты коллективы, 7нче балалар бакчасы, тимер юл предприятиеләре вәкилләре һәм башка оешмалар бар иде.

Аннан эстафетада мәктәп укучылары сыналдылар. Спорт ветераннары да билгеләнгән дистанцияне уздылар.
Әгерҗе районында чираттагы спорт бәйрәме күңелле һәм мавыктыргыч узды.
 
Әгерҗедә Тынычлык эстафетасы беренче тапкыр Бөек Җиңүнең 40 еллыгына багышлап үтә. Аны уздыруга идея бирүче гомерен спортка багышлаган Марс Идрисов була. Елның-елында йөгерү юлларына 200ләп спортчы чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев