Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗедә узган чаңгы ярышларында балалардан алып җитәкчеләргә кадәр узышты

Бүген йөзләгән спорт сөюче чаңгыга басты

Көннәр салкын булу сәбәпле, Әгерҗедә “Россия чаңгы юллары” масштаблы спорт чарасы уздырылмый калган иде. Аны ир-егетләребез бәйрәмендә озын ялларда оештырып ялгышмаганнар.

Бүген чалт аяз, кояшлы матур көндә “Орешник” ял паркына йөзләгән спорт сөюче һәм җанатарлар җыелды. Ярышка авыллардан да килүчеләр күп иде.

Мәсәлән, Кичкетаң мәктәбеннән һәм балалар бакчасыннан Сәрия Саматова спорт яратучы укучы кызы Диләрә белән, укытучылар Әлфия Шәймөхәммәтова, Аидә Әхмәтҗанова, спортчы егет Таһир Галиуллин килгәннәр.

–    Кыш көне һәр кичне диярлек чаңгыда йөрергә чыгабыз. Көндәлек аруларны оныттыра, сәламәтлекне ныгыта, активлыкны арттыра бит әлеге спорт төре, – диде Әлфия ханым. 

Гомумән, бу көнне иң күп катнашучылар мәгариф системасыннан иде. Укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар – саф һавада рәхәтләнеп җитезлектә сыналдылар.

Спортчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Латыйпов сәламләп, уңышлар теләде. Шунысын да искәртергә кирәк: быелгы кышкы спорт ярышлары 2014 елда Сочида узган кышкы Олимпия уеннарының 10 еллыгына багышлап уздырыла.  

Иң беренче стартка җитәкчеләр бастылар. Бу урында беренче һәм өченче урыннарны алган Бима һәм Яңа Бәзәкә авыл җирлекләре башлыклары Эдуард Михайлов һәм Мәгъсум Салиховка афәрин диясе килә! Икенче урын алган район суды хезмәткәре Ренат Мөхәммәтҗанов та – актив спортчы. Бер генә ярышны да калдырмый ул. 

Аннан стартка җиде яшьлек балалар чыктылар. Алар 500 метрга узыштылар. Әнә шулай, яшь үзенчәлекләренә карап ярышлар 19 категориялә уздырылды. Җиңүчеләргә һәм призерларга Грамоталар һәм медальләр  тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев