Әгерҗедә ветеран шахматчы хөрмәтенә турнир узды
Спорт дөньясында

Әгерҗедә ветеран шахматчы хөрмәтенә турнир узды

17 спорт сөюче катнашты

Район Мәдәният сараенда ветеран шахматчы Тельман Җәләветдинов истәлегенә шахмат турниры узды. Анда Әгерҗедән һәм Удмуртиядән 17 шахмат сөюче катнашты. 

Уеннар 7 турда үтте. Барлык турны узган Ленар Мурзин беренче урын алды. Икенчедә – Ижаудан Сергей Ноговицын, өченчедә Кече Пургадан Рөстәм Мөхетдинов. 

Тельман абыйның уллары – иганәчеләр һәр катнашучыга бүләкләр, призлы урын алучыларга сертификатлар тапшырды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев