Әгерҗедән «Локомотив» футбол командасы “Яшь Чемпионнар лигасы” турнирында бронза медальләр яулады
Бу сезонның иң яхшы уенчылары дип Кәрим Шәйхетдинов һәм Максим Кирилов танылды
19 апрельдә Әгерҗедә “Яшь Чемпионнар лигасы” футбол ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, Уеннар 2024 елның ноябреннән 2025 елның апреленә кадәр узды, дип хәбәр итә “Боз сарае”.
2014 елгы уенчылардан торган “Локомотив” командасы тренер Илдар Идиятов җитәкчелегендә бронза медальләр яулады!
Сезонның иң яхшы уенчылары:Шәйхетдинов Кәрим, Кирилов Максим.
Моннан тыш, 20 апрельдә Әгерҗенең “Локомотив” командасы Можгадан килгән “Дубитель” командасын 3:1 исәбе белән җиңүгә иреште.
С
езнең тырышлыгыгыз һәм җиңүгә омтылышыгыз илһамландыра. Без сезгә алга таба да уңышлар һәм спорт казанышлары телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев