Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерҗенең “Локомотив” командасы – чемпион

Команда ТР Кубогына узган ярышларда алтын медаль яулады

Ике көн Әгерҗедә ТР Кубогына мини-футбол ярышлары узды. Анда Әгерҗенең Алексей Колчин җитәкчелегендәге “Спутник1”, “Спутник2”, Илдар Идиятовның “Локомотив”, Минзәлә, Менделеев, Актаныш командалары очрашты.

Нәтиҗәдә, дүрт команданы җиңеп, берсе белән “ничья”га уйнаган “Локомотив” командасы җиңү яулады. Илдар Рамисович җитәкчелегендәге Әгерҗе командасы бу бәйгедә чемпион булды. Алексей Владимировичның “Спутник1” командасы – икенче урында. Өченчедә -Актанышның “Иман” командасы. 

Җиңүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов та котлады.

-    Футбол ул – мавыктыргыч спорт төре. Рәхмәт сезгә әлеге спорт төрен үз иткәнегез өчен, - диде һәм җиңүчеләргә, призы урын алучыларга Кубоклар, медальләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев