Әгерҗенең «Олимп» спорткомплексында ДЗЮДО буенча республикакүләм ярышлар уза
Турнир РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган
Бүген Әгерҗенең "Олимп" спорткомплексында ДЗЮДО буенча республикакүләм ярышлар уза.Турнир РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган.
Биредә РТ һәм Удмуртия республикасыннан килгән 2010-2015 елгы малайлар һәм кызлар - барлыгы 100дән артык дзюдочы катнашты. Шуларның 54е Әгерҗелеләр.
Чараны Башкарма комитеты җитәкчесе Илгиз Салихов ачып җибәрде. Ул спортчыларның барысына да уңышлар һәм бу өлкәдә иң көчле уенчыларның җиңүен теләде. Ярышларда ТР ДЗЮДО Федерациясенең вице-президенты, ДЗЮДО буенча Россия спорт мастеры Раиль Муратшин да бар иде.
- ДЗЮДО үзара көрәш кенә түгел. Ул беренче чиратта тәрбияви көчкә ия. Әгерҗедә өметле дзюдочылар бар. Бу балаларга әлеге спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән район хакимияте башлыгы Ленар Нургаяновка, РОВД җитәкчесе Тимур Хузяхметовка зур рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев