Әгерҗенең «Спутник» футбол командасы - «Иделдә шәһәрләр кубогы»нда иң яхшылар өчлегенә керде
Спорт дөньясында

Әгерҗенең «Спутник» футбол командасы - «Иделдә шәһәрләр кубогы»нда иң яхшылар өчлегенә керде

Аларның бронза медальләре - көчле тренировкалар, үҗәтлек, максатчанлык һәм футболга мәхәббәт нәтиҗәсе

Казанда узган ярышларда “Спутник” командасының яшь футболчылары чыгышы триумфаль булды, дип хәбәр итә “Боз сарае”. 

Тренер Алексей Колчин җитәкләгән футбол командасы егетләре уенда бердәмлек күрсәтеп, лаеклы 3 урынны яуладылар! 

Уен барышында 2017 елгы уенчылар, күп кенә көчле көндәшләрен артта калдырып, чын осталык күрсәттеләр. Аларның бронза медальләре - көчле тренировкалар, үҗәтлек, максатчанлык һәм футболга мәхәббәт нәтиҗәсе! 

 

«Без үзебезнең уенчылар белән бик горурланабыз! Алар үзләрен гел яхшы яктан күрсәттеләр һәм Әгерҗе шәһәреннән “Спутник” командасының дәрәҗәле турнирларда җиңәргә сәләтле булуын күрсәттеләр!”- дип уртаклашты тренер Алексей Колчин.  

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев