Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Әгерже студентлары командасы зона ярышында икенче урын алды

Ярышлар урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узды

Сарманда урта һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узучы спартакиада кысаларында чаңгы буенча зона ярышлары үтте. Анда 14 командадан 70тән артык студент катнашты.

Илшат Гайнетдинов җитәкчелегендәге Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы данын Клим Митрофанов, Данил Куртеев, Данил Иванов, Руслан Николаев якладылар. 

Беренче көнне егетләр классик стильдә 5 чакрымга узыштылар. Безнекеләр арасында Данил Куртеевның нәтиҗәсе иң яхшысы булды. Ул 4нче урын алды. Икече көнне биш чакрым узышта Клим Митрофанов – икенче, Данил Куртеев – өченче, Данил Иванов дүртенче урыннар алдылар. Нәтиҗәдә, Әгерҗе районы командасы икенче урынга лаек булды. Егетләр хәзер март ахырында булачак республика ярышларына әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев