Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Алар – районыбыз горурлыгы

Бу уку елында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр төрле ярышларда 252 медаль яуладылар. Аларның 55е Россия күләмендәге бәйгеләрдә алынган. Иң актив спортчыларны Сабан туе бәйрәмендә бүләкләү матур традициягә әйләнде. Ә быелгысы аның тагын да кадерлерәк. Чөнки тиздән Казаныбызда Бөтендөнья җәйге Универсиада узачак. Ә безнең бу спортчы егет-кызлар "Казан - спорт башкаласы"...

Бу уку елында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр төрле ярышларда 252 медаль яуладылар. Аларның 55е Россия күләмендәге бәйгеләрдә алынган.
Иң актив спортчыларны Сабан туе бәйрәмендә бүләкләү матур традициягә әйләнде. Ә быелгысы аның тагын да кадерлерәк. Чөнки тиздән Казаныбызда Бөтендөнья җәйге Универсиада узачак. Ә безнең бу спортчы егет-кызлар "Казан - спорт башкаласы" дигән исемгә беркайчан да тап төшермиләр.
Май аенда кул көрәше буенча Литвада узган Европа Чемпионатыннан медальләр яулап кайткан кызларыбыз Миләүшә Гыймранова һәм Ләйсән Гобәеваны, кул сугышы буенча Бөтенроссия ярышлары призерлары Александра Синцова, Гүзәл Гыйззәтова, Эрик Сергеевны һәм әлеге спортчыларның әти-әниләрен сәхнә түрендә район башлыгы Валерий Макаров тәбрикләде. Ул районыбыз данын яклап төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга, шундый тәрбияле, спорт сөюче ул-кызлар үстергән әти-әниләргә рәхмәт белдерде.
Сабан туе мәйданында "Өченче буын" республика Спартакиадасында уңышлы чыгыш ясаган, шәһәрдә скандинавча йөрү буенча иң беренче шөгыльләнә башлаган ветераннарыбыз Людмила Бодрицкая, Александр Ванягин, Людмила Сальникова, Рудольф Әхмәдиев, Аркадий Линьков, Маннур Исхаков, Зариф Закиров та хөрмәтләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев