Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт дөньясында

Алар Универсиадада хезмәт итәләр

Универсиада - кемнәрдер өчен зур спорт бәйрәме, кайберәүләр өчен бик җаваплы хезмәт урыны. Бу көннәрдә Казанда студентлар уеннарында катнашучыларга һәм чит илләрдән килгән кунакларга районыбыз табиблары, полиция, җәмәгать туклануы, транспорт компаниясе хезмәткәрләре дә хезмәт күрсәтәләр. Эш графиклары бик киеренке булса да, без алар белән телефоннан сөйләшеп алдык. Магомедэмин АЮБОВ -...

Универсиада - кемнәрдер өчен зур спорт бәйрәме, кайберәүләр өчен бик җаваплы хезмәт урыны. Бу көннәрдә Казанда студентлар уеннарында катнашучыларга һәм чит илләрдән килгән кунакларга районыбыз табиблары, полиция, җәмәгать туклануы, транспорт компаниясе хезмәткәрләре дә хезмәт күрсәтәләр. Эш графиклары бик киеренке булса да, без алар белән телефоннан сөйләшеп алдык.

Магомедэмин АЮБОВ - үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары: "Безнең ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасында мин, өлкән фельдшер Гөлфия Симакова һәм машина йөртүчебез Әнәс Нәҗметдинов. Көнаралаш эшлибез. Эш көнебез иртәнге сәгать 8дән кичке 10га кадәр. Авыр очраклар булганда төнгә дә калабыз. Без Казан халкына ашыгыч ярдәм күрсәтәбез. Башкала халкы бик тәртипле, ягымлы. Ә чакырулар бик күп. Көннәр бик эссе бит. Нигездә йөрәк өянәкләре булган авыруларга чакыралар. Эш сәгатьләрендә хәтта Әгерҗегә гаиләләребезгә һәм хезмәттәшләргә шалтыратып алырга да вакыт юк диярлек. Ял көннәрендә Казан урамнарында чит ил кунаклары белән аралашып алырга да өлгерәбез. Алар башкалабызда чит ил кунакларына булган җылы мөнәсәбәткә, хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәдә оештырылуына шаккаталар. Универсиада көннәрендә Татарстан тагын бер тапкыр үзен фәкать яхшы яктан күрсәтә. Безнең Казанны хәзер чит илләрдә дә беләчәкләр бит дип горурланам".
Радик ВАҺАПОВ - Әгерҗе эчке эшләр бүлегенең җыелма отряды командиры: "Безнең полиция хезмәткәрләренең эше әйбәт бара. Хезмәттәшләрем үзләрен фәкать яхшы яктан гына күрсәтәләр. Без кичке 7дән иртәнге 7гә кадәр үзебезгә билгеләнгән объектны саклыйбыз. Кичен төшке ашны ашыйбыз, ә төн уртасында кичке ашка барабыз. Төнге сменадан соң душ, иртәнге аш һәм ...йокларга авабыз. Баштарак мондый төнге графикка ияләнү кыенрак иде. Хәзер барысына да ияләндек. Без спорт лагере территориясендә яшибез. Монда яшәү, ял итү өчен барлык шартлар бар. Универсиада уеннарын телевизордан гына карыйбыз".
Рәзилә МАЛИКОВА - "Пищеторг" җәмгыяте директоры: "Без Универсиада башланганчы ике атна алдан килгән идек. Су спорты Сараенда эш урыннарыбызны әзерләдек. Хәзер көн саен 3-4 мең кешегә хезмәт күрсәтәбез. Нигездә тамашачылар, медицина хезмәткәрләре, уеннарны оештыру комитеты әгъзалары, еш кына чит ил кунаклары да туклана бездә. Безгә "Татпотребсоюз"дан тәрҗемәче дә бирделәр. Роспотребнадзор раслаган ризыкларны әзерлибез: пилмән, манты, салатлар, татар халкының милли камыр ризыклары.
Безнең объектны Курск һәм Псков полициясе саклый. Һәр көнне иртәнге 8дән кичке 10га кадәр эшлибез. Мин әле төнгә товар кабул итәргә дә калам. Бераз алҗытты инде. Өйдәгеләрне дә сагындык".
Олег ТУТЫНИН - "Әгерҗе транспорт компаниясе" йөртүчесе: "Без ялсыз эшлибез. Хезмәттәшем Марс Муллин белән смена алышынганда гына күрешеп алабыз. Мин эшләгәндә ул ял итә, ул эшләгәндә мин ял итәм. Ярышлар 150 объектта бара. Спортчыларны Универсиада авылыннан алабыз һәм тренировкалар, ярышларга илтәбез. Көнгә 4-5 рейс ясыйбыз. Бик катлаулы. Чөнки бүгенге Казан без элек белгән шәһәр түгел инде. Яңа урамнар, объектлар бик күп. Шулай булса да бик кызык безгә монда эшләве. Үз гомеремдә бу хәтле милләт халыкларын күргәнем юк иде. һәр команда аерылып тора. Мәсәлән, италиялеләр бик темпераментлы һәм тиз сөйләшәләр. Словаклар бик күңеллеләр, аралашырга яраталар, күбрәк русча сөйләшергә тырышалар.
Универсиадада барлыгы 500дән артык автобус хезмәт күрсәтә. Мин Универсиада спортчыларына хезмәт күрсәтүем белән чиксез горурланам".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев